erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Күңелләр күтәрелеп кайтты

Язучылар Курса-Почмак мәктәбе укучылары белән очрашты

Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче "Каурый каләм" иҗат берләшмәсе вәкилләре: җитәкчесе - Дилә Вансит кызы Абдуллина; берничә китап авторы, берләшмәнең иң актив иҗатчыларының берсе - Марсель Шәрәпов; балалар өчен күп сандагы сценарийләр авторы, һәвәскәр шагыйрә - Халидә Фәйзрахмановалар бүген Курса-Почмак мәктәбе укучылары белән ихлас җылы очрашуда булып кайттылар.

Кагылмаган бер генә тема да калмады. Тукай, сугыш, тынычлык, туган җир, мәхәббәт, язмышлар, ...Укучылар күп кенә кызыклы сораулар бирделәр. Очрашу чын мәгънәсендә нәтиҗәле, әзерлекле, балалар өчен бик файдалы булды. Бу мәктәптә туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү тиешле дәрәҗәдә куелган булуына шатланып кайттык. Балалар Халидә Абдулхаковна, Марсель Гаптерауфович шигырьләрен яттан өйрәнгәннәр, биргән сораулар да кызыклы, уйланган. Миңа көтмәгәндә генә барырга туры килсә дә, күңелләр күтәрелеп кайтты. Нәниләр өчен язылган кызыклы шигырьләремне укыдым. Әлбәттә инде, иҗатка тартылган укучыларның күп булуы да - сөенечле күренеш!

Мәктәп директоры Нурзилә Бариевна бик үтемле итеп йомгаклау сүзләрен җиткерде. Очрашу кичәсен әзерләүчеләргә, укучыларга, укытучылар коллективына зур рәхмәт.

"Каурый каләм" берләшмәсе җитәкчесе Дилә Абдуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре