erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Күңелле “ТатАрчаҖәй“

Мин җәй көне Арча педагогия көллиятендә татар теле буенча сөйләм практикасын үстерү юнәлешендәге “Без – Тукай оныклары” – “ТатАрчаҖәй“ аланында ял иттем.

Бу сменага балалар 12 төбәктән, Омск, Төмән, Пермь, Ростов, Удмуртия, Мәскәү, Пенза, Волгоград, Киров, Ставрополь, Самара өлкәләреннән һәм Татарстан районнарыннан килделәр. 

Ял программасы искиткеч бай иде: төрле түгәрәкләр оештырылды, спорт уеннары, осталык дәресләре үткәрелде, блогерлар һәм язучылар белән очрашулар узды. Аланыбызга танылган кунаклар килде. Алар – җырчылар Рөстәм Закиров гаиләсе, Илназ Гарипов, ИлГәрәй, Алинә Давыдова, Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар, блогерлар Илназ Идрисов, Олеся-Лесная, язучы Йолдыз Шәрәпова. 

Кызыклы “Нептун көне” булды, анда безне янгын сүндерү машинасыннан су сиптереп коендырдылар. “Сабын күбеге бәйрәме”ндә күбектән төрле фигуралар ясадык. Безгә бик күңелле булды!  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кичке чараларда үзебезнең талантны күрсәттек. Әле аланның үзенең көн геройлары да булды. Алар арасында мин дә бар идем. 
Арчаның “Әлифба”, “Казан арты” музейларына экскурсия оештырылды. Көн саен дискотекада биедек. Кич белән “шәмчекләргә” җыела идек һәм бер-беребезгә көннең ничек үткәнен сөйләдек. 

Бу 18 көн безне дуслаштырды. “ТатАрчаҖәй“ аланы күңелле балачак хатирәсе булып, гомергә күңелемдә сакланыр. 
Рәхәт ялны оештырырга булышучылар аланның җитәкчесе Мөхәммәтгалиева Алинә Фирдинатовнага һәм аның урынбасары Төхфәтуллина Әлфия Госмановнага, вожатый апаларыбызга зур рәхмәт. 
Лагерь беткәнгә берничә атна үтсә дә, мин яңа дусларымны сагынам.

Рәфинә Гарифуллина,
Арча “Нур” телестудиясе укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев