«Күрше чәе - иң тәмле чәй».
Ташкичү мәдәният йортыбызда, китапханә белән берлектә бик матур һәм мәгънәле, күркәм кичә үтте
Кичәбезгә һәр кеше үзенең күршесен алып килде, хәттә күрше авыллардан авыл күршеләребез, ерак җирдән ил күршебез дә бар иде. Күршеләребез арасында махсус хәрби операциядан ялга кайткан кадерле кунагыбыз Фирдүсебез дә безнең белән бергә булуы табыныбызга, бәйрәмебезгә ямь өстәде. Кичәбез җырлар, шигырьләр, матур - матур теләкләр белән үрелеп барды. Илләребез тыныч булып сәламәтлек белән яшәргә язсын. Барлык килгән күршеләребезгә, кунакларыбызга, күчтәнәчләренә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Бергә булыйк бердәм булыйк.
Ташкичү мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев