Өлкәннәр көне уңаеннан Кушлавыч мәктәбе белән берлектә, әби-бабалары хөрмәтенә бик матур спектакль куйдык
Клубның "Алканат" театр берләшмәсенә йөрүче балалар Г.Камалның “Беренче театр” әсәрен сәхнәләштерделәр. Үз куллары белән ясаган открыткаларын бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен.
Кушлавыч авыл клубы
Фотолар моннан алынды
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев