Мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге кысаларында район башлыгы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында булды
1-10 декабрь көннәрендә районыбызда мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге узды
Инвалидлар декадасы кысаларында Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында булды. “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәгендә балаларны, әти-әниләрне һәм хезмәткәрләрне ирешелгән уңышлар белән котлады, дәресләрдә булды, ремонт нәтиҗәләре белән танышты. Мәдәният министры Ирада Аюпова белән Яңа Чүриле психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортында булды. Анда социаль реабилитация күрсәтү шартларын, туклану һәм буш вакытларын уздыру шартларын бәяләделәр. Арча картлар һәм инвалидлар йортында узган концертта катнашты, учреждение эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты, анда яшәүчеләр белән аралашты.
Мондый очрашулар сәламәтлеге, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен зур әһәмияткә ия, алар үзләренең җәмгыятнең тигез хокуклы әгъзәлары итеп тоярга ярдәм итә. Мондый очрашулар шулай ук инвалидларның социаль адаптацияәләү һәм интеграцияләү дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә.
Арча муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Динә Ибраһимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев