erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Нәүрүз берләштерә

Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр.

Узган ялларда сыйныф җитәкчебез Гөлшат Заһидуллина һәм әти-әниләребез безнең өчен Арча үзәк стадионында “Хуш киләсең, Нәүрүз!” исемле бәйрәм үткәрделәр. Ул Гаилә елына багышланды. Бергәләшеп, биш төрле ярмадан “Карга боткасы”, коймак пешердек, җылы өйдә бәйрәм табыны әзерләп, самавырдан чәй эчтек.  

Кунакка Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай килде. Бу рольне мин үзем һәм әтием башкарды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татар халкының  җырлы-биюле “Кәрия-Зәкәрия”, “Чүлмәк вату”, “ Күз бәйләп уенчык кисү” кебек уеннарында катнашу һәркемгә ошады. Аркан тартышып, кашыкка йомырка салып узышканнан соң, Кыш бабай биреште, Нәүрүзбикәгә  үз урынын калдырды һәм бүләкләр өләшеп саубуллашты. Ләкин бәйрәм моның белән генә төгәлләнмәде. Чарага килүчеләрнең һәммәсе: олысы да, кечесе дә командаларга бүленеп, төрле ярышларда катнаштылар.

Татулык һәм изгелек, үзара дуслык һәм хөрмәт, юмартлык бәйрәме булып саналган Нәүрүз безнең 6 А сыйныфы өчен зур гаилә бәйрәменә әверелде. Күк йөзебез гел аяз, җир йөзе тыныч булсын иде!

Рәфинә Гарифуллина, Арчаның 6 нчы мәктәбе 6 А сыйныфы укучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X