erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Очрашып , күрешеп яшәү - күркәм гамәл

Һәр төбәкнен иң зур горурлыгы, олы хәзинәсе- хезмәт сөюче, матур, уңган , данлы кешеләре бар. Төскә –биткә генә түгел, күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләр яши.

Менә шундый кешеләр белән очрашу максатыннан, республикабызда "Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" проекты гамәлгә ашырыла.

Мәктәбебездә әлеге проект кысаларында 43 ел педагогик стажы булган әйдәп баручы укытучы, хезмәт ветераны, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Арча районының Мактаулы гражданины, авылдашыбыз Фатхуллина Рая Ахуновна белән очрашу үткәрелде. Рая ханым үзенең чыгышында укучыларны үзенең тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырды, сугыш чоры баласы буларак, мәңге хәтердән уелмый торган истәлекләре белән уртаклашты. Укучыларга үзе язган шигырьләрен тәкъдим итте, балаларга үзенең үгет-нәсихәтләрен, киңәшләрен җиткерде. Укучылар кызыксынып тыңладылар, сорауларына җавап таптылар.

Рая апа Арча районының Ашытбаш авылында туып–үсә, мәктәпне тәмамлагач Казан педагогия училищесына юл тота. Дипломлы яшь педагог хезмәт юлын Хәтнә авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфларында башлап җибәрә. Авыл җирендә эшләп тәҗрибә туплаган кызга Арча балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны татар теленә өйрәтү кыенлык тудырмый. Әнә шулай аны мәгариф дөньясы үз эченә бөтереп алып кереп китә.

Хезмәт юлына күз салсак, Рая апага һич сокланмый мөмкин түгел. Аның архивында сакланган дипломнар, мактау хатлары, газета битләрендә чыккан мәкаләләр, үзе иҗат иткән язмалар санап бетергесез. Алар бу ханымның эзләнүчән, тырыш, максатчан, яңалыкка омтылучы, иҗади шәхес булуы хакында сөйли. Рая апа катнашкан республика күләм бәйгеләр, проектлар , төрле очрашулар, кичәләр күп. 2016 нчы елда “Ел хатын-кызы” республика конкурсында , 2019 нчы елда “Супер әби” район бәйгесендә, 2021 нче елда “Җәлилчеләр” зона конкурсында 1 нче урыннар яулады, 2012 нче елда “Балкыш”, 2022 нче елда “Рухи моң” фестивалендә 1 нче урынга лаек булды.

Рая апа Фәтхуллина изге эш белән дә шөгыльләнә. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап, Арча мөхтәсибәтендә укыту эшләре һәм мөслимәләр берлеге җитәкчесе вазыйфасын башкара. Диния нәзарәте тарафыннан динебезнең, телебезнең үсешенә керткән хезмәте өчен “Бердәмлек” медале белән бүләкләнде.

Районда үткәрелгән мөгаллимәләр, имамнар, балалар, гаиләләр бәйгеләре, укытучы мөгаллим–мөгаллимәләр өчен семинарлар, дини кичәләрнең һәрберсендә Рая ханым үзе зур тырышлык куеп йөри. Төрле темаларга ачык дәресләр дә бирә, республика күләмендә үткәрелгән түгәрәк өстәлләрдә чыгышлар ясый.

Хөрмәтле Рая апа , сезнең йөрәк түреннән чыккан сүзләрегез киләчәк буынны тәрбияләүдә һичшиксез зур урын алып тора. Бүген безнең укучыларыбыз сезне ихластан тыңлады. Бик зур рәхмәт, Рая Ахуновна! Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен. Без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз, озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез һәм тагын яңа очрашулар көтеп калабыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X