erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Шәҗәрәләр бәйгесе үтте

“Без тарихта эзлебез” фестивале ТР архив эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан алтынчы ел үткәрелә

Бәйге өч этапта уза: муниципаль тур, зона һәм республика этабы. Аның максаты: буыннар арасындагы нәсел җепләрен ныгыту, гаиләләрнең чал тарихын өйрәнү, үсеп килүче яшьләрдә туганлык, милләтпәрвәрлек хисен арттыру. 

9 апрельдә Арча шәһәренә, икенче турда лаеклы чыгыш күрсәтергә дип, сәләтле гаиләләр җыелды. Ерак араларны якын итеп, Мамадыш, Питрәч, Кукмара, Саба, Әтнә, Теләче, Биектау һәм Балтач районнарыннан да килгәннәр иде. 
– Бу зона этабы чыннан да гаҗәпләндерде, биредә гаиләләр сәләтле, булдыклы. Нинди генә кул эшләре, нинди генә ядкәрләр күрмәдек, аш-суга булган осталыкларын күреп сокландык. Сез чыннан да бәхетле, чөнки балаларыгыз нәсел шәҗәрәләрен, борынгы бабаларын беләләр, - диде архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова. 

Гаиләләр бәйгене кунаклар каршы алудан башладылар. Биредә алар нәселләре өчен мөһим булган бай тарихлы берәр ядкәр тәкъдим итеп, милли аш әзерләргә тиеш иде. Алар осталык күрсәтеп, үзләренә хас традиция, йола күренешләрен тәкъдим иттеләр. Милли аш әзерләүдә сайлау мөмкинлеге зур булуга карамастан, охшашлыклар күренде, әмма бу артык сизелмәде, чөнки аш-су осталарының һәрберсенең үз рецепты, үз өстәмәләре бар. 

Арчадан Абдуллаҗановлар гаиләсе жюрины татар халык ашы  “әлбә” белән сыйлады. Баланың авызын ачтырганда әлбә авыз итү йоласын саклап калуга әлеге гаилә зур өлеш кертә, өч балалары да күркәм йоланы үтиләр. Ядкәрләргә килгәндә, катнашучылар арасында гаилә архивын төзегән гаиләләр игътибарны аеруча җәлеп иттеләр. 
 Сәхнәдә чыгыш ясау биреме җиңүчеләрне билгеләргә ярдәм итте. Монда кимчелекләр дә, ачылып бетәргә өлгермәгән сәләтләр дә ачылды. Чыгышларның тәртибен җирәбә салып билгеләделәр. Беренчеләрдән булып, Биектау районыннан Гарифулиннарга үзләренең иҗатка гашыйк, җырлы-моңлы гаилә булуларын күрсәтергә мөмкинлек бирелде. 
Әтнә районыннан Хафизовлар гаиләсе умартачылык белән шөгыльләнә, җитмеш җиде еллык 4 буын бала үскән арба тарихын да белдек.  

Кукмарадан Макаровлар гаиләсе дә сәләтле булулары белән сокландырдылар, удмурт милләтеннән булган бабалары үз заманында күп тапкырлар сабан батыры булып калган.
Мамадыш районыннан килгән гаиләләрне бер һөнәр ияләре булу берләштерә. Алар – укытучылар. 
Җиңүче исеменә Балтач районыннан Гаязовлар гаиләсе лаек дип табылды. Икенче урында Теләчедән Фәләхиевләр, өченче урында Саба районыннан Җиһаншиннар гаиләсе лаек дип табылды.

Азалия Сабитова,
Ашытбаш авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев