erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Шагыйрьне кунакка чакырдык

Арчаның 2нче балалар бакчасына күп шигырьләр авторы Данис Фәхретдинов чакырылды. Ул очрашу “Гаилә бәхете – балада” дип исемләнде

Данис Фәхретдинов үзе Арча районы Хәсәншәех авылында туып-үскән, хәзерге вакытта гаиләсе белән Арчада яши. Ул балалар һәм олылар өчен дә шигырьләр иҗат итә. Аның кайбер шигырьләре көйгә салынган. Мәсәлән, җырчы Раяз Фасыйхов  “Өлешемә тигән көмешем”, Регина Тимербулатова “Мин бәхетле”, Марсель Вәгыйзов “Әниемә”, “Килче, иркәм” исемле җырларын башкара аның. 
Әлеге очрашуда мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар Камилә, Азамат, Раян, Зәринә аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Бергәләп җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Язучы үзе дә “Сабыема”, “Туган телем” шигырьләрен укып китте. Ә тәрбиячеләргә исә үзенең махсус аларга атап язылган “Тәрбияче” шигырен бүләк итте.
Бәйрәм бик күңелле, җылы мохитта үтте. Балаларга да, тәрбиячеләргә дә бик ошады.

Ландыш Фәхретдинова,
Арчаның 2нче балалар бакчасы 
татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев