“Сәләт” – икенче йортым
Татарстанның йөрәгендә, борынгы Биләр шәһәрендә “Сәләт” лагере эшли. Якты мизгелләр, бәхетле йөзләр, онытылмаслык хис-кичерешләр – болар барысы да аның турында.
Ел саен Татарстанның һәм Россиянең төрле почмакларыннан йөзләгән бала әлеге гаҗәеп дөньяга иҗат, дуслык һәм үз-үзеңне үстерү белән тулган онытылмас каникуллар үткәрер өчен килә.
Быел мин “Сәләт” лагеренда ике тапкыр булу бәхетенә ирештем! Биләргә мин 2022 нче елдан бирле барам һәм елдан-ел бу урын миңа тагын да якынрак һәм рәхәтрәк булып тоела.
“Сәләт” – ял итү чарасы гына түгел, балаларның талантларын ачу, яңа дуслар табу, үзеңә ышаныч алу һәм ел буена онытылмаслык хатирәләр урыны да!
Июнь аенда мин сайтта гариза биреп, “Болгар – Туган тел” сменасында әлеге гаҗәеп атмосфераның бер өлешенә әверелдем, ә инде август аенда “Алдынгылар. Биләр форум”да булып янәдән иҗат һәм үсеш дөньясына чумдым. Әлеге форумга мин видео-визитка һәм укудагы казанышларымны җибәреп бару мөмкинлегенә ирештем.
“Сәләт”тә күптөрле осталык дәресләре, чаралар, спорт ярышлары уза һәм иң истә калганы – Open Mic чарасына әзерлек мизгеле. Бөтен җирдә җанлы мохит хөкем сөрә: кемдер үзләренең шигырьләрен кабатлый, икенчеләр театр күренешләре куялар, өченчеләре осталык дәресләрендә педагоглар белән өйрәнгән бию хәрәкәтләрен шомарталар. Әлеге күренеш бик илһамландыргыч. Балаларның үз иҗатларын башкалар белән уртаклашу өчен мизгелне түземсезлек белән көткәнлеге сизелә.
Тагын бер якты истәлек – “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены, анда лагерьның барлык аланнары (отрядлары) ярыша. Һәр команда җиңү өчен көрәшә. Алар үзләренең белемнәрен, эрудицияләрен һәм, әлбәттә инде, команда рухын күрсәтте! Мин дә әлеге уенда катнашып, аланым белән 2 урынга ирештем.
Мин “Сәләт”кә яңадан эләгү өчен киләсе җәйне түземсезлек белән көтәм. Һәм мөмкинлеге булган һәр балага анда булырга һәм бу онытылмас мохитне тоеп кайтырга тәкъдим итәм. Әлеге җиргә килгән һәркем үзе белән якты истәлекләр генә түгел, тормышта ярдәм итәрлек кыйммәтле дәресләр дә алып китә дип уйлыйм. “Сәләт”ле җәй – гомерлеккә истә калырлык вакыт!
Алинә Ганиева, “Нур” берләшмәсе укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев