erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Сеңлем Әнисәгә шөкер итеп яшим

Туа-тумыштан, балачактан ук, бик матур, тыныч бала булып туган сеңлем Әнисә барлыгына, гомерем буе Аллаһка, әти-әнигә рәхмәтле булып, сөенеп, шөкер итеп яшим.

Гыйнвар ае җитсә, безнең гаиләдә туган көннәр башлана: без – әти белән әнинең 4 баласы да кыш аенда туган балалар. Сеңлем Әнисәгә 31 гыйнварда 60 яшь тулды. Без Күлтәс авылыннан. Сеңлем хәзерге вакытта Казанда яши.

Башлангыч сыйныфта укыган чагым. Миңа 8 яшь. Әни белән яңа туган бала өйгә кайткач, безнең өйнең исе тәмлеләнде. Тәм-том белән өстәл өсте тулды. Бар дөньябыз ямьләнде. Бәби ашына пешкән тәмле исле, баллы паштетларның тәме әле дә авызда кебек. Абый аңа шундый матур исем дә уйлап куйган. Сеңлемә башка исем туры да килмәс иде. Әни сүзе белән башлана бит ул – Әнисә.

Әтиебез үлгәндә сеңлемә нибары ике яшь була. Ул әтине фотографиядән, әни сөйләгәннәрдән генә белә. Бераз үсә төшкәч, әти турында сорашып, әнинең үзәген өзгән ул сабый.

– Бөтен кешенең әтисе бар. Әйдә, барып алып кайтыйк әтине, зираттан. Әтисез яшәп буламы соң ул, әни? – дип сораган ул. Әни бу турыда елый-елый сөйли иде.

Әнисә сеңлем мәктәптә дә бик яхшы билгеләренә укып, тырыш, актив, бик тыйнак бала булды. Әни ата-аналар җыелышына барып кайткач: “Җыелыштан бик рәхәтләнеп, ял итеп кайтам, балаларым яхшы укый, йөземә кызыллык китермиләр, рәхмәт”, – дия иде.

Сеңлем урта мәктәпне тәмамлагач, югары белем алып, күп еллар баш хисапчы булып эшли. Тормышын менә дигән итеп алып бара.

Кечкенәдән туган җанлы, әни, туганнар өчен, авыл, туган нигез, йорт өчен үлеп тора торган кеше ул безнең сеңлебез. Хәзер дә авыл өен, нигезне барлап, тазартып, яңартып, ялт иттереп тора. Туганнарны барлап, җәй җиткәч, ял көннәрендә, бакча карап, гөлләр, чәчәкләр үстереп, әти-әни рухына догалар укып, Аллаһка шөкер итеп яши. Туган йортка кайтып керүе безгә дә бик күңелле.

– Авыл өен карау миңа җиңел түгел, әмма нигезне бетергәннән дә авыр түгел, – дип әйтә ул. – Авылда өе булган һәрбер бала, минем кебек үзе туып-үскән өен яратса, бер буш өй дә булмас иде. Дөнья без дигәнчә генә бармый шул. Бар да җитеш, өйдә тыныч, башым да, җаным да ял итә монда.

Кызы Алинә дә әнисе эзеннән китеп, югары белем алды. Дәрәҗәле урында эшли.

– Кайбер эшләрдә бөтен-ләе белән кызыма таянам, – ди сеңлем Әнисә. – Алар яшьләр, замана балалары, тырыш та, тәвәккәл, икеләнүне белми, үзенә ышана. Ул яктан әнигә дә охшаган. Алда да уңышлар насыйп булсын, бөтен ышанычым, таянычым да ул минем  кызым.

Ноябрь җитсә, тетрәнеп торабыз барыбыз да. 12 ел инде менә, арабыздан киткәненә ул баланың, сеңлемнең улы Айдарның. 23 яшьтә генә иде. Бик юксынып, сагынып яшибез. Урыны җәннәт түрләрендә булсын. Амин.

Яратмыйм ноябрьне...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәңгелек ут булып йөрәгемдә,

Күпме еллар сыкрар бу ярам.

Шундый яраларны төзәтерлек

Җир йөзендә юк шул дәвалар, – дип яза сеңлем, үзәге өзелеп.

Хисапчы һөнәрен сайлап бик дөрес эшләде ул, чөнки нәрсәгә генә тотынса да, бик төгәл, пөхтә, җиренә җиткереп, зәвыклы итеп эшли һәр эшне. Хыялы укытучы булу иде аның. Укытучы булса да, бик көчле, төгәл, таләпчән булыр иде ул. Абый аңа: “Яхшы юрист чыгар иде синнән”, – дип әйтә.

Казанда мәчетләр каршындагы сыйныфларда Ислам диненең башлангыч белемен алып, 2021 елда Казан “Мөхәммәдия”  югары мөселман мәдрәсәсен бик яхшы билгеләренә тәмамлап, диплом алды.

Балачактан хыялланган мөгаллимәлек һөнәре сиңа хәзер насыйп булса иде, сеңлем. Ислам дине гыйлемен таратуда, мәдрәсәдә укып белгән гыйлемең белән гамәл кылып, башкаларны да шуңа чакыру насыйп булсын, иншаллаһ. Синең аны зур осталык, җаваплылык белән күңел җылыңны биреп башкара алачагыңа ышанам.

Сеңлем Әнисә, олыгай-ганыңны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, гел шундый туган җанлы, сабыр бул! Төпле фикерләрең, акыллы киңәшләрең белән безне сөендереп яшә. Көннәрең изге эшләрең, куанычлар белән тулып торсын!

Гөлсинә Хәбибуллина.

Күлтәс–Арча

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X