erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Сорагыз - җавап бирәбез

“Арча хәбәрләре” газетасы сайтындагы кайбер язмаларны газетабызда да биреп барырга булдык.

 

С. “Арчада пластик шешәләрне аерып җыйганнар иде, аларны бергә кушмадылар микән?”

Без моны махсус тикшердек, алар полигонда аерым контейнерларда саклана. Җитәрлек күләмдә туплангач, пресслап Казанга илтәбез, диделәр.

А. “Әгәр аерым җыйналган пластикны пресслап, эшкәртү заводларына җибәрү мөмкинлеге бар икән, Арчаның барлык урамнарына ник аерым контейнерлар куймыйлар икән?”

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без бу мәсьәлә буенча да кызыксынып карадык. Районда хәзер чүп җыйнау белән “Мехуборка” дигән Казан оешмасы шөгыльләнә. “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе А.Хәкимов пластик әйберләрне аерым җыюдан ширкәткә бернинди файда юк, дип әйтә. Киләчәктә әлеге мәсьәләдә уртак фикергә киленеп, уңай хәл ителер, дип ышанабыз.

Г.З. “Акчишмәдә Яшел урамында чүп җыйганнары юк, акча түләргә квитанция җибәрәләр. Безгә кая мөрәҗәгать итәргә?”

Чүпне үзвакытында алмасалар 8(962)569-00-99 номеры белән шалтыратыгыз (“Мехуборка” оешмасы). Әгәр түләү буенча сораулар туса, 3-33-08 номеры белән Арча “Бердәм хисап үзәге”нә шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X