Түбән Аты авылындагы самавырлы чишмәне төзекләндерүчеләргә рәхмәт
Әтием, хезмәт ветераны Шәяхмәтов Гомәр Гарәфетдин улы, әнием Нәфига Кәрим кызы истәлегенә 2017 елда Түбән Аты авылында самавырлы чишмә ачкан идек.
Еллар узган саен аның корылмалары искерде, тузды. Шуңа күрә быел Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резидә Батталова ярдәме белән, халыктан җыелган үзара салым акчасына чишмәне төзекләндерү эшләре башкарылды. Шушы саваплы эшне башкаруда катнашкан һәркемгә гаиләбез исеменнән олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Изге эшегез өчен Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен, сау-сәламәт булыйк. Шәяхмәтовлар гаиләсе, Арча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев