erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Тылсым иленә сәяхәт

“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас” Р. Фәхреддин

Балага милли тәрбия бирү гаиләдә башланмаса, балалар бакчасында гына милли тәрбия бирү мөмкин эш түгел дип уйлыйм. Чөнки мәктәпкәчә яшьтәге балага белем һәм тәрбия бирүдә халыкның милли гадәтләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы гамәлгә ашыра ала.

Арча шәhәренең бала үсеше үзәге  4 нче балалар бакчасының төп максаты – тормышка һәр яктан әзер, камил, үз милләтенең, матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы шәхес тәрбияләү. Ә инде бурычларга килгәндә халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, балаларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә учреждениеләрдә иртә һөнәри юнәлеш бирү актуальләшә бара. Булачак һөнәреңне сайлауга баланы җитди әзерләргә кирәк. Педагогларга балаларны төрле һөнәрләрнең үзенчәлекләре белән таныштырырга, шулай ук аларның кем булырга теләгәннәре белән кызыксынырга кирәк. Һәм балаларга булачак һөнәрләрен сайлауга экскурсия әһәмиятле чара булып тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушы максаттан мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар Арча район мәдәният йортына экскурсиягә бардылар. Алар «Сәхнә арты» дип исемләнгән театр дөньясы белән таныштылар. «Тылсым курчак» театры, актёрлык һәм бию  осталыгы буенча мастер-класс, сәхнә костюмнары, грим ясау серләре турында белделәр. Балалар костюмер,тавыш операторы булып та карадылар. Бу проект бик кызыклы, әчтәлекле итеп оештырылган. Балалар кызыксынып тыңладылар, узлэренең активлыкларын күрсәттеләр. Алар һәр  нәрсәне жентеклэп карап, сораулар биреп, бик кызыксынып тынладылар.

Бу очрашу балаларның хәтерендә якты эз калдырыр, киләчәктә сәнгать эшлеклесе булу теләге тудырыр дип өметләнәбез. Мәдәният йорты коллективына,бигрәк тә Ләйлә Хакимовага шушы кызыклы экскурсияне оештырган  өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 Тәрбиячеләр Шәрифуллина Айгөл Мөзәкир кызы
                        Сираҗиева Алсу Булат кызы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев