erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Тырышлык бушка китми

Мәктәп ул үзе бер дәүләт кебек. Шул дәүләт эчендә булган сыйныфлар аны берләштерә, көчле итә. Шул сыйныфның җитәкчесе, укучылары, әти-әниләре белән бергә күп еллар дәвамында эшли торгач бер гаилә кебек буласың. Дус, энергияле, инициативалы коллектив булса, укытучыга да укучыларга да бик җиңел. Бу бигрәк тә төрле бәйгеләр вакытында нык сизелә

Һәр елны булып үтә торган  “Дуслык сыйныфы серләре” республика конкурсының мәктәп этабы Арчаның икенче мәктәбендә декабрь азагында  үтеп, 9А сыйныфы җиңүче булды. Алар гыйнвар каникуллары дип тормадылар, җай чыккан саен мәктәпкә килеп, район этабына әзерлек эшләрен  алып бардылар. Бу бәйгегә әзерлек вакытында бигрәк тә ата-аналар комитеты күп көч түкте кебек. Барлык репетицияләргә килеп, тырышып әзерләнүнең нәтиҗәсе дә булмый калмады. 
12, 13 гыйнвар көннәрендә Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда  “Дуслык сыйныфы серләре“ республика конкурсының  район этабы үтәчәге турында хәбәр килде. 9А сыйныфы укучылары, класс җитәкчесе Рәсимә Ибраева  һәм ата-аналар комитеты белән берлектә 13 гыйнварда 5нче булып чыгыш ясадылар. Әйбәт сан чыкты жирәбә вакытында, чыгыш та “5”лелек булды.      
Алар үзләренең чыгышларында эшче яшьләр ролен үтәделәр. Киләчәкләрен ничек үз тырышлыклары белән төзүләрен күрсәттеләр.  Бик эчтәлекле итеп әзерләнгән күргәзмәдә дә шушы тема яктыртылды. Сәхнәдә ясалган  чыгыш та (визитка) ошады комиссия әгъзаларына.  
Әлбәттә, барысы да бик нык дулкынландылар, борчылдылар, тырыштылар. Ә тырышлык беркайчан да бушка китми.  Иң мөһиме – алар беренчелекне яулап, үз көчләрен акладылар.    
Бердәм сыйныфка киләчәктә дә уңышлар телик. Алда, кемнәр өчендер чыгарылыш елы, зур сынаулар көтә. Егетләр-кызлар хәзергә кадәр сынатмадылар, киләчәктә дә сынатмаслар.   

 Камилә Мифтахова,
 Арчаның 2нче мәктәбе укучысы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев