erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Ул – ут кебек! Сәхнәдә дә, эфирда да, тормышта да!

Тырышкан кешедән бар да була. Уңган, булган, бар яктан да җитез, өлгер, тапкыр – бу сыйфатлар татар эстрадасының иң күп еллар алып баручысы Гөлназ Сәфәровага туры килә.

Гөлназ Сәфәрова – Татарстан Республикасында танылган концертлар һәм тантаналы чаралар алып баручысы. 2006 елдан башлап, ел саен татар җыры, татар эстрадасы фестивален алып бара. Студент вакытта радиода диджей булып эшли башлый, аннары концертлар оештыру белән шөгыльләнүче оешманың концерт бүлеге җитәкчесе була. Һөнәре буенча журналист. “Яңа гасыр” телеканалында авторлык программасын алып бара. 2016 елда Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә лаек була. Һәм бүгенге әңгәмә нәкъ тә үзе – Гөлназ Сәфәрова белән. 
 – Беренче тапкыр алып баручы буларак, сәхнәгә чыкканыгызны хәтерлисезме? Нинди курку хисләре булды. 
– Беренче тапкыр сәхнәгә чыканны хәтерләмим, чөнки мин беренче тапкыр 6нчы сыйныфта мәктәп сәхнәсенә чыга башладым. Беренче тапкыр мин сәхнәгә 9 яшемдә чыктым. Шуңа күрә мин ул хисләрне хәтерләмим.  Шуннан соң минем практика алга таба үсте. Әлбәттә, дулкынлану хисе бар, мин аны курку дип әйтмәс идем. 
– Һөнәрегез буенча сез – журналист. Беренче тапкыр нинди темага яздыгыз. 
– Беренче тапкыр, 6нчы сыйныфта, мин зоопаркта булган проблемалар турында язган идем.
– Чын алып баручы нинди булырга тиеш? 
– Беренче чиратта, ул – дикция. Аның сөйләм теле яхшы булырга тиеш, әгәр дә булмаса, ул аның өстендә эшләргә тиеш. Икенчесе, аның өске киеме чиста, матур булырга тиеш. Иң беренче чиратта алып баручының тышкы кыяфәтенә карыйлар. Һәм, өченчесе, ул белемле булырга тиеш.  
– Сез меңләгән интервью алганыгыз бар. Уңышның сере нәрсәдә?
– Һәр интервьюга әзерләнергә кирәк. Әңгәмәдәш белән аралашу авыр түгел дип уйлап, әзерләнмичә барырга мөмкин. Бу очракта интервью уңышсыз булачак, мин үзем дә моңа күп тапкырлар инандым. Бу кеше турында мәгълүмат эзләргә кирәк, аның белән үз-үзеңне ышанычлы тотарга кирәк. Кыю сораулардан беркайчан да куркырга кирәкми. 
– Алып баручы һөнәренең нинди уңай яклары бар?
– Һәрбер һөнәр дә авыр. Ул безгә читтән генә җайлы тоелырга мөмкин. Алып баручы микрофонын алды да, сәхнәгә чыкты да, басты түгел. Ул, әлбәттә, башкача, аның четерекле моментлары бик күп. 
– Бу һөнәр сезнең тормышыгызда нинди роль уйный? 
– Алып баручы – иң төп һөнәрләрнең берсе. Ул минем тормышым, яшәешем. Әгәр дә мин аның белән көн саен шөгыльләнәм икән, димәк, ул минем көндәлек эшем дигән сүз. Ул минем тормышымның бер өлеше булып санала. 
– Димәк, ул сезнең “хобби” гына түгел, ә төп эшләрнең берсе? 
– Әлбәттә, эш. Әгәр дә ул синең вакытыңны алып тора икән, хезмәт хакы китереп тора икән, ул, әлбәттә, һөнәр дип санала. 
– Үзегезне 3 сыйфат белән тасвирлап бирә аласызмы? 
– Принципиаль, һәрвакыт дөресен генә сөйлүче, эшләргә яратучы (позитив) 
– Киләчәктә журналист, артист, алып баручы буласы килгән кечкенә, нәни, яшь дусларыбызга, сез нинди киңәшләр бирер идегез? 
– Эшләргә дә, эшләргә. Шулай ук, үз өстеңдә дә эшләргә дә кирәк. Практика алырга, хаталардан курыкмаска. Һәм, әгәр дә, журналист буласың килә икән, бөтен җирдә дә үзеңне сынап карарга кирәк. Эшләгәнең үзең өчен дип, эшләргә, тырышырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зәринә Гыйльметдинова, 
“Нур” телестудиясе укучысы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев