erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Хөрмәтле Хәлим хәзрәт яки игелекле алмагач тарихы

70нче дистәне тутырып килгән чорында дөньяви дипломлы бакалавр дәрәҗәсенә ирешкән имам була Хәлим хәзрәт!

Тирә-якта һөнәрчелеге – саман кирпечләре, чигүле читекләре белән дан тоткан, заманында гөрләп торган милли аяк киемнәре фабрикасы булган авыл ул минем туган авылым Колачы!

Арча станциясе мәчете, “Изгеләр” мәчетенең имам-хатыйбы, хөрмәтле, искиткеч дини гыйлемле, әти-әниемнең балачак дусты – Хәлим хәзрәт Кәримов – Колачыда туып-үскән танылган укымышлы авылдашларымның берсе. Хәлим абый авылыбыздан китсә дә, туган авылына кайтып, авылдашларының тормышы белән гел кызыксынып тора, төпле фикерләрен җиткерә. Әле күптән түгел генә  туган авылыбызда  сеңелем Энҗенең никах мәҗлесендә бу хөрмәтле авылдашым белән кабат аралашырга насыйп булды.

Колачы авылында 1948 елның 1 гыйнварында Кәрим абый һәм Сания апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән ул Хәлим абый. Башлангыч белемне туган авылыбызда ала, аннан Урта Сәрдә авылы мәктәбендә укый. 8нче сыйныфны Казан мәктәбендә тәмамлап, Казанда һөнәр училищесында укый. Илебез алдындагы бурычын үтәп, Калуга, Егорьевск шәһәрләрендә армия хезмәтен  дә уңышлы  гына үтә.

Армия хезмәтеннән соң туган авылыбызга әйләнеп кайта ул. 1929 елда “Тукай” артеле булып оешкан, 1941 елда “Труд” артеле итеп үзгәртелгән данлыклы фабрикабызга слесарь-көйләүче булып эшкә урнаша. 1972 елда фабриканы Арчага күчереп, “Арча милли аяк киемнәре фабрикасы” итеп үзгәртәләр. Колачы авылының яртысы диярлек Арчага күченә ул вакытта. Хәлим абый авылда да, Арчада эшләгәндә дә алдынгылар рәтендә бара, министрлыкның Мактау кәгазьләренә ия була.

2000 елда, үзгәртеп кору җилләре кагылып, фабрика ябыла. Тормышлар үзгәреп киткәндәй була.

Нәрсә этәргеч булгандыр. Хәлим абый үзе дә аптырый: ул үзлегеннән гарәп язуын өйрәнә башлый, Казандагы “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәнең “Шәригать гыйлеме нигезлеге” белгечлеге буенча читтән торып уку бүлеген тәмамлап, имам-хатыйб һәм гарәп теле укытучысы белгечлеге алып чыга.

Белем алуын дәвам  итеп, “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсенең кичке бүлеген уңышлы тәмамлый. Тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында Россия ислам институтының дини тәгълимат нигезләре факультетын тәмамлап, дөньяви дипломга ия була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнием Зөлхәбирә Кәримова  сөйләвенчә, Хәлим абый кечкенәдән бик ярдәмчел, тәртипле малай булып үсә. “Әниләр урак урганда, аларга ияреп без дә бара идек: чүп үләннәрен җыеп терлекләргә ашатырга алып кайта торган идек. Шул вакытта ук бик ярдәмчел, тырыш булып истә калган ул. Армиягә китәр алдыннан Хәлим мине дә кунакка дәште. Минем андый җиргә беренче тапкыр баруым иде. Бик күңелле булган иде”, – дип искә ала ул.

Аларның  йортыннан ерак түгел кечкенә генә кибет бар иде. Ничәнче еллар булгандыр, яз көне Кәрим абый (Хәлим абыйның әтисе) бакчада эшләп, алмагачлар утыртып йөри икән. Кибет янындагы ирләрнең берсе: “Кәрим абый, нигә азапланып алмагач утыртып йөрисең? Кайчан алма бирә башлый әле болар?! Балаларыңа да үсеп  өлгермәсләр, үзегез дә олыгайдыгыз бит инде... Бу алмагачлар сезгә алма биреп өлгерер дип уйлыйсыңмы?!” – дигән.

Кәрим абый, елмаеп кына куйган да: “Безгә өлгермәсә, авылдашларыбызга ,аларның балаларына, күрше-күләнгә булыр. Утыртам әле”, – дип җавап биргән. Андагы ирләр арасында безнең әтиебез Ясәви дә булган, ул бу вакыйганы еш кына  искә төшереп,  безгә сөйли торган  иде.

Алар яшәгән нигез әле  бүген дә исән. Дөрестән дә, бакчасындагы алмагачлар һәр язда шау чәчәк атып авылыбызны тагын да ямьләндерә,  көзен  эре хуш исле алмаларын биреп куандыра. Күрше-күлән дә авыз итә, балалар да, авылга килгән кунаклар да бик рәхәтләнеп сыйлана ул алмалар белән. Бу яхшылык, изгелек үрнәген күреп сокланмый һич мөмкин түгел! Кәрим абыйның әйткән сүзләре еллар аша кабат-кабат яңгырый сыман, татлы сусыл алмалары рәхмәтле авылдашлар күңеленә изгелек орлыклары салуын бүген дә дәвам итә.

Данлы үткәне, челтер чишмәләре, матур җыры, затлы китабы, үрнәк алырдай дәрәҗәле һәм изге күңелле авылдашларым белән бик горурланам. Хәлим абый 1 гыйнварда 75 яшьлек юбилеен каршы алды. Тирә-юньгә ата-бабадан мирас булып калган игелек нуры чәчүче авылдашымның дин юлына аяк басуына һәм Арча станциясе мәчетендә имам вазифасын башкаруына да 25 ел вакыт үтеп киткән инде! Аңа нык сәламәтлек, озын тигез гомер, яраткан хезмәтен башкаруда көч-куәт һәм хәерле бәрәкәт телим, авылдашларымның олы рәхмәтен җиткерәм.

Зөлфия Хәмидуллина (Кәримова).

Колачы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев