«Зөләйха күзләрен ача» фильмын төшергән урында булдык
Сәяхәт итү һәрвакыт мавыктыргыч, ә сыйныф белән яңа урыннарда булу аеруча кызыклы. Без, 7А сыйныфы укучылары, класс җитәкчебез Заһидуллина Г. Р. һәм әниләр Салихҗанова Г. Ф., Гыйльмиҗанова Л. Ф. белән Лаешта булып кайттык.
Тиешле урынга барып җитү өчен өч сәгатькә якын вакыт кирәк булды. Укытучыбыз атларга утырып йөриячәкбез дип алдан ук кисәтеп куйган иде, шуңа күрә без кашкалар белән очрашуны түземсезлек белән көттек. Ат өстендә йөрү, аларны ашату безгә бик ошады.
Атаклы "Зөләйха күзләрен ача" фильмын төшергән урын - Семрукта булдык, бу җир безгә бигрәк тә кызыклы булды. Чөнки әлеге тарихи фильмны минем дә караганым бар.
Халык телендә Кама диңгезе дип йөртелүче Кама сусаклагычы безне зурлыгы белән таң калдырды. Минем анда әле беренче булуым иде. Дулкыннар чайкалуы, диңгез һавасы, аяк астындагы сары ком азга гына булса да безне җәйгә кайтарды.
Соңрак безнең сыйныф тимерче янына барды, анда бу эшнең үзенчәлекләре белән таныштык. Безнең өчен профориентация юнәлешендәге экскурсияләр хәзер бик мөһим.
Г. Р. Державин исемендәге музей һәммәбездә зур кызыксыну уятты. Рус шагыйре нәкъ менә шушы районда туган. Моннан тыш музейда Лаеш тарихы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белдек.Безнең сыйныф мастер-класста да катнашты, һәр укучы мозайкалы үрү техникасы ярдәмендә үзенә беләзек-амулет ясады.
Даими шулай Республикабыз районнары белән танышу безнең туган як турындагы белемнәребезне баета. Бу кызыклы көзге сәяхәт тә безнең хәтердә мәңге калачак.
Арча 6 нчы мәктәбенең 7 А сыйныфы укучысы Рәфинә Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев