erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Зурладылар! Алланың рәхмәте яусын!

Сигез ел элек клубны сүттеләр. Ул вакытта яшьләр күп иде. Клуб сүтелгәч, авыл җансыз калды. Җыеннар урамда үтте. Җәен яшьләр агач полосаларында булды.

Авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Балтачта “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васыйл Гайнетдинов халыкның гозерен район башлыгы Илшат Нуриевка җиткерделәр. Бушап калган балалар бакчасын клуб итеп үзгәртергә рөхсәт алдылар. Район да булышты, авыл кешеләре дә акчалата ярдәм итте. Авылның балта остасы Вәгыйз Гарипов бинаны менә дигән итеп ремонтлады. Бик тә уңайлы, җылы, мәхәббәтле клуб килеп чыкты.

Клубта төрле чаралар үтә башлады. “Бер очрашу – бер гомер” исеме астында үткән Өлкәннәр көнендә безне мул табын янына кунакка чакырдылар. Очрашуга ветеран укытучылар да чакырылган иде. Чәй өстәле янында без искиткеч шәп концерт та карадык. Ташкичү авылында туып-үскән Илһам Вәлишин үзе язган шигырьләрен оста итеп сөйләде, атаклы шагыйрьләр Гамил Афзал, Әнгам Атнабаев шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, йөрәкләргә җиткерде, әйтерсең лә, сәхнәдә күренекле сүз остасы Рәшит Сабиров. Акча түләп кергән концертларда нигә шулай мәгънәле шигырь сөйләүчеләр юк икән дип уйлап куясың. Илһамның бертуган абыйсы Иске Чүриледә яшәүче Шәүкәт Вәлишин, Хәсәншәех авылыннан Фирдүс Хамматов, Ильяс Гарипов, Яңа Кырлайдан Фирдүс Шәрәфетдинов, Казанбаштан Ранил Шакирҗанов, Түбән Орыдан Раил Бакиев, Лесхоздан Фаил Шәрәфиев, Югары Пошалымнан Зәлия Саттарова, төркем җитәкчесе, Югары Пошалым клубы мөдире Илдус Саттаров бик мәгънәле, моңлы, күңелле концерт бүләк иттеләр. Бик яратып карадык һәм тыңладык. Без үзебезне затлы ресторанда утырган кебек хис иттек. Бик күңелебез булды. Безне очраштырган, борчулы көннәрдә рухи яктан көч биргән, зурлап очрашуга чакырган өчен Илдус Саттаровка, аның җитәкчелегендәге иҗат төркеменә ветераннар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.

Икенче көнне фермер Камил Фатыйхов якташыбыз Рөстәм Закиров концертын бүләк итте. Рөстәмне без аның бала вакытыннан җырлаганын тыңлый идек. Укытучылар үзләреннән калдырмый иде аны. Ул һаман да гади, эчкерсез, беркемне дә кабатламый торган әйбәт җырчы. Кызы да татар халык җырларын йөрәкләргә үтеп керә торган итеп башкарды. Улы да музыкант. Өч сәгать буе безгә онытылмаслык концерт куйдылар. Алланың рәхмәте яусын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Венера Фатыйхова.

Түбән Пошалым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев