erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 гыйнвардан гамәлгә кергән яңа законнар

Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 18,5 процентка артып, 19 242 сум тәшкил итәчәк, дип яза «Шәһри Казан»

МРОТ һәм пенсияләрне арттыру
Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 18,5 процентка артып, 19 242 сум тәшкил итәчәк. Бу үзгәреш кертүне Россия Президенты Владимир Путин йөкләде. Нәтиҗәдә 4,8 миллион кешенең хезмәт хакы арта, шул исәптән кайбер социаль түләүләр дә. Картлык буенча иминият пенсияләре 7,5 процентка үсә. Әлеге карар 32 миллионнан артык гражданга кагылачак.

НДФЛдан азат итү
"Ата-ана даны" орденына һәм "Герой ана" исеменә лаек булучылардан НДФЛ алмаячаклар. Шулай ук төбәк һәм җирле ярышларда һәм конкурсларда алган грантлар, премияләр, призлар һәм бүләкләргә салым түләттерелмәячәк. Колледжлар һәм югары уку йортлары студентларына матди ярдәм түләгәндә алына торган13 процент салым бетерелә. "Ата-ана даны" ордены җидедән дә ким булмаган бала тәрбияләнүче гаиләләргә, ә "Герой ана" исеме ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызларга бирелә.

Баланы карау буенча пособие декреттан вакытыннан алда чыкканда да бирелә
Ата-аналар декрет ялыннан яшь ярымга кадәр чыккан очракта да бала карау буенча ай саен түләнә торган пособиене алачаклар. Законнарга тиешле үзгәрешләрне кертү бурычын РФ Президенты Владимир Путин куйган иде. 

Балалар товарлары өчен НДСның ташламалы ставкасы
Балалар өчен НДСның 10 процент күләмендә киметелгән ставкалы товарлар исемлеге киңәйтелә. Алар арасында шешәләр, коену өчен ванналар, балалар автокреслолары һәм велосипедлар бар. Бу закон нигезендә илебездә кайбер социаль әһәмиятле товарларны җитештерүчеләргә салым йөкләнеше киметеләчәк. Хәзер салым салуның ташламалы ставкасы балалар киеме, аяк киеме, уенчыклар, коляскалар һәм язу кирәк-яраклары җитештерүчеләр өчен генә гамәлдә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ятим балалар өчен бушлай икенче һөнәри белем алу
Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар эшче яки хезмәткәр һөнәре буенча бушлай икенче белем алачак. Бу шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән ятим балаларга да кагыла. Аларга яңадан уку барышында уку әдәбияты һәм язу әсбаплары сатып алуга пособие һәм ай саен түләнә торган пособие түләнәчәк.

Ана капиталыннан файдалануның өстәмә ысулы
Ана капиталы акчаларын таунхаусларда, дуплексларда һәм башка торак объектларны төзекләндерүгә юнәлдерергә мөмкин булачак. Әлеге торак тибының безнең илдә популярлаша баруын исәпкә алганда, бу бик мөһим.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев