erid:2VtzquqpS7d
1 гыйнвардан пенсияләр арта
Яңалыклар

1 гыйнвардан пенсияләр арта

2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче һәм эшләмәүче россиялеләрнең пенсияләре артачак.

Бу хакта Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб "Лент.ру"га хәбәр иткән. 1 гыйнвардан иминият пенсиясе 7,3 процентка артачак.

"Әгәр дә бу инфляция дәрәҗәсенә туры килмәсә, хөкүмәт мондый индексацияне 2025 елның 1 февраленә кадәр арттыру буенча вәкаләтләр бирәчәк", – дигән Бессараб. Шулай ук депутат 2025 елның 1 апреленнән социаль пенсия 14,75 процентка артачагын да әйткән.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/1-gyinvardan-pensiialar-arta-kupmega

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев