erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

1 миллионнан артык кеше язган «Татарча диктант» акциясе нәтиҗәләре билгеле

13-15 октябрь көннәрендә бөтен дөньяда узган «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе нәтиҗәләре билгеле.

Аны 1 миллионнан артык кеше язган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Нәтиҗәлерне diktant.tatar сайтында белеп була.

«1 миллионнан артык кеше! Башка сүзләр белән әйтсәк, Казанның барлык яшәүчеләре, җанатарлар белән тулган 7 мең футболы стадионы, ике Чаллы шәһәре. 2023 елда Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясенең саннары ут! 31 илнең 5 меңнән артык мәйданчыгында туган телләрен яратучы, үз белемнәрен тикшереп карарга телүче 1 100 000 якын милләтәшләребез җыелды. Шулай ук диктантны онлайн язучыларның да саны шактый. Моның белән горурланмыйча һәм сокланмыйча булмый!» дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру, ди оештыручылар.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев