1 сентябрьдән таксида йөрү бәясе артырга мөмкин
1 сентябрьдән һәр машина йөртүче, пассажирларны түләүле нигездә йөртергә теләсә, ОСГОП (автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү) полисын рәсмиләштерергә тиеш.
Бәясе - 1300 сумнан 5400 сумга кадәр. Хөкүмәттә ОСГОП кирәк диләр. Ә төп дивиденд-гадәти ОСАГО полисы белән чагыштырганда сәламәтлеккә яки тормышка зыян китергән өчен иминият суммасы 500 меңнән 2 млн сумга кадәр арта.әмма ОСГОП полисын таксида эшләргә рөхсәтсез рәсмиләштереп булмый. Шул рәвешле, 1 сентябрьдән 75% таксистлар теоретик яктан эшкә чыга алмаячак...
Әмма гади таксистлар әйтүенчә, бернинди куркыныч та булмаячак. Иминият компанияләре полисларны көзнең беренче көнендә генә бирә башлаячак. Һәм тынычландыралар - аларны рәсмиләштерү өчен машина йөртүчеләргә 60 көн биреләчәк.
ОСГОПтан башка эшләүне тыю турында 1 сентябрьдән сүз шулай ук бармый. Шулай булгач, нәрсә үзгәрәчәк? Экспертлар ышандыра-берни дә. Әгәр тарифлар үссә дә, төгәл ОСГОП полислары аркасында түгел.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/1-sentiabrdan-taksistlarga-ostama-iminii
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев