erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

20-27 декабрь көннәренә йолдызлар фаразы

Сезгә уңыш елмаер, күптән очына чыга алмаган мәсьәләгез яхшы якка чишелер.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Әйләнә-тирәгездәге кешеләрнең хисләре турында борчылмагыз. Чебеннән фил ясаучылар күп була. Гаебегез булса, гафу үтенегез, булмаса, үз юлыгыз белән китегез. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Йолдызлар бу буранлы көннәрне ялгыз үткәрергә киңәш итми. Шуңа я күптәнге танышыгызны кунакка чакырыгыз, я ерак туганыгызга кунакка барып кайтыгыз. Йөрәкләрне якыннар белән очрашулар җылытсын.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бөтен җаваплылыкны алып, үз өстегезгә авыр йөк өя торган гадәтегездән арынырга вакыт җитте. Хәзер “көчем җитә, булдыра алам” дип уйласагыз, бер 10 елдан соң моңа үкенерсез. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сез тормышыгызны өстен-аска китерәсегез килә. Эш алыштыру уйлары да күптән күңелне “кычыттыра”... Мондый җитди адымны Яңа елдан соң ясасагыз, кулаерак булыр.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Сезнең бер кызыклы гадәтегез бар – тормышта барысы да тыныч барса, күңелсезләнә башлыйсыз. Укудамы, эштәме сүз көрәштермәгез.  Ачу чыкканда да, дәшми калу сезнең файдага булыр. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Ел ахырына эшләр шул хәтле җыелган ки, әйтерсең лә, елы буе бернәрсә дә эшләми йөрелгән. Хәзер иң мөһиме – сабырлык җыеп, артык кызып китеп шартламау. Тиздән барысы да үз юлына кайтачак. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Ялгыз Үлчәүләргә шәхси тормышны җайлау мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Ләкин өйдә утырып кына боз кузгалмас, күбрәк кеше арасына чыгыгыз, аралышыгыз. Яңа ел могҗизасы озак көттермәс.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Инде күптән һаман да бер сорауга җавап эзләп йөрисез. Ул көннән-көн сезнең вакытыгызны һәм хәлегезне ала. Ә җавап борын төбендә генә бит... Җитәр күңелегезне җафаларга, үткәннәр үткәндә калсын.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь )
Чын күңелдән башкарылган эш кенә уңай нәтиҗә бирә. Һәрвакыт аек акыл белән генә эш итәргә кирәк дисәләр дә, кайнар йөрәк кенә дөрес юлны сайлый ала. Бу юлы акыл белән түгел, йөрәк белән сайлагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Бертуктаусыз акча артыннан чабуыгыздан арынырга тырышыгыз. Бу дөньяда акчага сатылмый торган күп әйбер бар.Үз-үзегезне алдап, ялган хыял артыннан чаба-чаба, чокырга төшеп утыруыгыз ихтимал.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Тиздән иң көтелгән бәйрәмнәрнең берсе җитә. Киләчәк елга планнарыгызны, хыялларыгызны һәм бүләкләрегезне бүгеннән үк әзерләп куегыз. Ә эш көтеп торыр...

Балык (19 февраль – 20 март)
Сезгә уңыш елмаер, күптән очына чыга алмаган мәсьәләгез яхшы якка чишелер. Ә моннан соң сезгә һичшиксез ял кирәк булачак. Үзегезгә бүләк ясап, спа-салонга яисә шоппингка барып кайтыгыз.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/goroskopp/gaebegez-bulsa-gafu-utenegez-20-27-dekabrga-ioldyznama

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев