2026 елда кемнәргә машина йөртү таныклыгын алыштырырга кирәк?
Быел машина йөртү таныклыгын автомат рәвештә озайту тәртибе гамәлдән чыкты. Шуңа күрә кайбер автомобиль йөртүчеләргә ел ахырына кадәр яңа таныклык алырга кирәк булачак.
Россия законнары буенча машина йөртү таныклыгы 10 ел гамәлдә. 2026 елда таныклыгын 2016 елда алган машина йөртүчеләргә аны алыштырырга кирәк. Моннан тыш, 2023 елда гамәлдә булу вакыты чыккан, әмма өч елга автомат рәвештә озайтылган таныклыкларның хуҗалары да быел яңа документ рәсмиләштерергә тиеш.
Автомат рәвештә озайту тәртибе 2022 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан таныклыкларга кагылды. Яңа таныклык шулай ук шәхси мәгълүматлар үзгәргәндә, медицина күрсәтмәләре булганда, документ югалганда, бозылганда яки аны алга таба куллану мөмкин булмаганда рәсмиләштерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев