erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

2027 елда россиялеләрне 118 ял көне көтә

Биш көнлек атна буенча эшләүче россиялеләрне 2027 елда 247 эш көне һәм 118 ял һәм бәйрәм көне көтә. Бу хакта ТАССка «Белем» Россия җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры Маргарита Богданова-Шемраева хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, җитештерү календаре проекты шулай ук кыскартылган дүрт эш көнен күздә тота. Бер сәгатькә азрак россиялеләр 20 февральдә, 30 апрельдә, 11 июньдә һәм 3 ноябрьдә эшләячәк.

Эксперт 20 февральгә игътибар итте. 2027 елда бу дата шимбәгә туры килүгә карамастан, проект буенча ул эш көне булачак. Ял көнен дүшәмбегә, 22 февральгә күчерү планлаштырыла, шуның нәтиҗәсендә россиялеләр өч көн рәттән – 21-23 февральдә ял итә алачак.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев