erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

22нче апрельдә гомумшәһәр өмәсе узачак

Татарстан башкаласында яшәүчеләр сулыкларның яр буе зоналарын һәм шәһәр урман полосаларын чистартуда катнашачак. 22 нче апрельдә Казанда санитар чистарту буенча икеайлык кысаларында гомумшәһәр өмәсе узачак. Җыештырыла торган территорияләр исемлеге билгеле, кирәкле инвентарь һәм техника әзерләнә. Шимбә көнне төп басым сулыкларның яр буе зоналарын һәм шәһәр урман полосаларын чистартуга ясалачак.

Һәр районда сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре, район администрацияләре, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар һәм халык территорияләрне җыештырачак участоклар билгеләнгән. Мәсәлән, бу Карбышев урамындагы сквер, «Локомотив» пляжы, Ш.Мәрҗани урамындагы Түбән Кабан күле яр буе, Киров дамбасыннан тимер юл вокзалына кадәр тимер юллар буйлап яшел зона, Дубравная урамындагы урман-парк зонасы һәм башкалар. 

Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре Сибгат Хәким урамы районында Казансу елгасының яр буе территориясен, Патрис Лумумба урамы буенча иске аэропорт территориясен, Гаврилов урамы буенча Казансу елгасының яр буе зонасын, Казан Изге Ана иконасы һәм Серафим Саровский часовнясыннан Киров дамбасының яр буе зонасын җыештыруда катнашачак. 

Шулай ук Каенлык территориясендә «Чиста уеннар» ярышлары узачак, анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен дүрт кешедән торган команда тупларга кирәк, барлык инвентарьны катнашучылар урында алачак. Иң күп чүп-чар җыйган команда җиңүче булачак. Ярышлар 13:00 сәгатьтә башланачак, без барлык битараф булмаган казанлыларны катнашырга чакырабыз. 

Ишегалды территорияләрен чистартуны актив яшәүчеләр катнашында торак идарәче компанияләре оештыра. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Теләге булган һәркем гомумшәһәр өмәсендә катнаша, үз ишегалдын яки теләсә кайсы башка участокны тәртипкә китерү өчен инициатив төркем төзи ала. Инвентарь, капчыклар алуга һәм җыелган чүп-чарны чыгаруга кагылышлы барлык оештыру мәсьәләләре буенча тиешле район администрацияләренә һәм идарәче оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

1 нче апрельдә башланган Казанны санитар чистарту буенча икеайлык башыннан торак-коммуналь комплекс һәм төзекләндерү подрядчы оешмалары тарафыннан 9000 кв.м мәйданда юлларны чистарту буенча эшләр башкарылган, 2000 ишегалды территориясе тәртипкә китерелгән, 55 км озынлыктагы койма юылган, 390 тукталыш павильоны чистартылган һәм юылган, 62 мең төрле калдыклар чыгарылган. 11 мең юл билгесе, 150 светофор объекты, 730 тышкы яктырту терәкләре юылган һәм чистартылган. 

Икеайлык кысаларында санкцияләнмәгән чүплекләрне һәм төрле калдыклар өемнәрен бетерүгә, урам-юл челтәре объектларын, ишегалларын, сәнәгать предприятиеләре территорияләрен, гараж кооперативларын, фасадлардан һәм коймалардан алып янәшәдәге участокларга кадәр сәүдә объектларын тәртипкә китерүгә зур игътибар бирелә.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев