35 яшьлек ир-ат күпкатлы йортның тәрәзәсеннән егылып төшкән
Казанда ир-ат дүртенче кат тәрәзәсеннән даруханә түбәсенә егылып төшкән
Казанда Совет урамында урнашкан йорттан 35 яшьлек ир-ат тәрәзәдән егылып, даруханә түбәсенә (козырегына) килеп төшкән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Фаҗига хакында хәбәр ашыгыч махсус хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына алынган. Икенче зона отряды коткаручылары шунда ук вакыйга урынына барган.
Адрес буенча килеп, алар ир-атны түбәдән баскыч ярдәмендә йомшак носилкаларда алып төшкән. Ир-атны ашыгыч ярдәм бригадасы табибларына тапшырганнар. https://tatar-inform.tatar/news/incident/11-04-2021/kazanda-ir-at-d-rtenche-kat-t-r-z-senn-n-daruhan-t-b-sen-egylyp-t-shk-n-5818850
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев