50 градусов салкыннар килә
Декабрьнең беренче атнасына Россиянең күп кенә территорияләренә аномаль салкыннар килә.
Кайбер төбәкләрдә термометр баганасы 40-50 градус салкын күрсәтәчәк. Бу турыдан Россия Гидрометцентры фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, 2-6 декабрьдә Төньяк-Көнбатыш федераль округында температура нормадан 7-20 градуска түбәнрәк булачак. Архангельск, Коми һәм Ненецк автономном округында салкыннар 30 градуска җитә, башка төбәкләрдә – 16-23 градус. Үзәк федераль округында шулай ук – 16-23 градус. Магаданск краенда һәм Чукоткада – 43-49 градус көтелә. Якутиядә урыны белән 54 градуска җитәчәк. Хабаровск краенда – 35-40 градуска чаклы.
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/50-gradusov-salkynnar-kila
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев