erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

53 яшьлек ханым тәрбиягә алган егеткә кияүгә чыккан ( «Интертат», Гөлүзә Ибраһимова)

Ике ел элек Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалимнең кызы Айсылу Чижевская-Мингалим белән интервью эшләгән идем. Бу көннәрдә ул ЗАГСка язылышу тантанасына чакырды. Үзенә тәрбиягә алган егеткә кияүгә чыкты. Бу хакта «Интертат» Гөлүзә Ибраһимова язмасында хәбәр ителә.

Интервьюда Айсылу ханым үзенең тормыш юлы, балалары турында сөйләгән иде. Ул вакытта 7 баланы үзе генә тәрбияли иде. Аларның берсе – үзенең улы, калган балалар – ятимнәр йортыннан тәрбиягә алынган. Ятимнәр йортыннан алынган балалар арасында җыр-моңга оста Даниил бар. Әңгәмәдәшем аның «Ты супер» проектында катнашуы турында сөйләде, ул вакытта егеткә 21 яшь иде. Бүген Айсылу һәм Даниил бер-берсе өчен ир һәм хатын булып теркәлде.

«Казан» гаилә үзәгендә узган тантанада журналистлар гына иде диярлек. Туганнардан беркем булмады. Тантана алдыннан кияү һәм кәләш белән сөйләшеп алдык. Кәләш Даниил белән беренче очрашкан вакытны искә алды.

«Мин аны 14 яшендә гаиләгә алдым»

Безнең тарих бик күптәннән башлады. Бу – 7-8 ел элек булган хәл. Мин Казанның Идел буе районы балалар йортында педагог-музыкаль җитәкче булып эшләдем. Музыка сыйныфына килеп кердем дә Даниилның музыкаль инструмент артында утырганын күрдем. Ул көй уйлап чыгара иде. Мин бик сокландым. Шул вакыттан безне иҗат берләштерде. Вокал белән шөгыльләнә башладык, бәйге, фестивальләрдә катнаштык. Ул һәрвакыт беренче урыннарны алды, чөнки аның тавышы уникаль.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев