erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аерылышу кыйммәткә төшәчәк

Россия Финанс министрлыгы никахны өзгән өчен пошлинаны сигез тапкыр арттырырга тәкъдим итте.

Бу хакта «РБК»хәбәр итә. Тиешле тәкъдимнәр 20 июньдә Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән масштаблы салым закон проектына төзәтмәләр проектына кертелде. Яңалык 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк дип фаразлана. Төзәтмәләр ведомстволарга килештерү өчен җибәрелгән. Никахны өзгән өчен пошлинаны 650 сумнан 5 мең сумга кадәр күтәрү планлаштырыла. Сүз уртак балигъ булмаган балалары булмаган ир белән хатынның үзара ризалык белән аерылышу очраклары, шулай ук суд аша аерылышу очраклары турында бара. Исем үзгәртергә теләүчеләр өчен дә киләчәктә  1600 сум урынына 5000 сум түләргә туры килергә мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/145915/
© Ватаным Татарстан

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев