erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Актаныш районының элеккеге район башлыгы тоткарланган

Актаныш районы экс-главасы Энгель Фәттахов тоткарланган, өендә тентү бара Актаныш районы экс-главасы Энгель Фәттахов ришвәт эше буенча тоткарланган.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык идарәсе оперативниклары аның өендә тентүләр үткәрә, дип яза үз чыганакларына сылтама белән «Бизнес Онлайн». Татарстанның элекке вице-премьеры – мәгариф министры һәм Актаныш районының элеккеге башлыгы – ТР буенча Тикшерү комитетына сорау алуга китереләчәк, дип билгеләп үтә БО. Фәттахов Актаныш районы башлыгы булып эшләгәндә ришвәт алган, дип шикләнәләр (РФ ҖК 290нчы маддәсе). Чыганак хәбәр итүенчә, сүз 20 млн сум турында барырга мөмкин. Акчаның нәрсә өчен бирелгәне әлегә әйтелми.

Фото: «Бизнес Онлайн».

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=44111

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев