Конкурс ике этаптан тора. Катнашучылар патриотизмны ныгытуга, традицион кыйммәтләрне үстерүгә, социаль әһәмиятле инициативаларны тормышка ашыруга һәм остазлыкны үстерүгә юнәлдерелгән биремнәрне үтәячәкләр.
Балалар һәм яшьләр өчен иң яхшы проектлар конкурсының гариза бирү кампаниясе – «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәләре конкурсы» 21 сентябрьдән 11 ноябрьгә кадәр бара. Ел саен приз фонды 475 млн сум тәшкил итә, дип хәбәр итә «Алдынгылар хәрәкәте» матбугат хезмәте.
Катнашуга мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр оешмалары, шулай ук ятим балалар учреждениеләре командалары чакырыла. Алдагы өч сезонда конкурста 89 төбәктән 50 меңнән артык команда катнашты, ә катнашучыларның гомуми саны 380 меңнән артып китте.
Җиңүчеләрне 2027 елның июнендә билгеләячәкләр. Командалар җиһазлар сатып алуга, үз пространстволарын бизәүгә һәм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерә алачак,200 меңнән 1 млн сумга кадәр премия алачак. Конкурс беренчел бүлекләрнең үз проектларына ярдәм итәргә һәм балаларны социаль әһәмияткә ия эшләргә рухландырырга тиеш.
Гаризалар 11 ноябрьгә кадәр сайтта кабул ителә. ЧЫГАНАК
Нет комментариев