«Әле яңа ялдан гына чыккан иде»: үз-үзен үтергән полиция хезмәткәренең хезмәттәшләре шок хәлендә
Майорга 36 яшь булган.
Һәрьяклы тикшерү уздыру һәм фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен Чаллыга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы аппараты хезмәткәрләреннән торган махсус комиссия килгән.
13 гыйнвар көнне Чаллыда ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясендә Эчке Эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәре, полиция майоры Марсель К. вафат булган. Иртәнге сәгать 8дә хокук сакчылары 35 яшьлек хезмәттәше Марсель Камалетдиновны кабинетында яралы килеш тапкан. Ир-атның башына пистолеттан атканнар. Беренчел фараз – суицид. Яраланган полиция хезмәткәре БСМПга озатылган. Әмма аның гомерен саклап кала алмаганнар.
Марсель үлем алды язуын калдырмаган. Һәлакәт урыныннан аның кесә телефонын алганнар.
Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 105нче маддәсе «үтерү» буенча җинаять эше кузгатылган. Суд психиатрия экспертизасы да билгеләнгән. Ахыргы карар тикшерү алды тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев