erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әле ярый гәүдәсен кайтардылар» – Кукмара егете Рафил Хәлимов истәлегенә (»Интертат», Гөлнар Гарифуллина)

Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатны соңгы юлга озатырга, гаиләсе һәм якыннарының кайгыларын уртаклашырга Татарстан вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин килгән, дип хәбәр итә Кукмара районының «Хезмәт даны» газетасы.

 

Фото: © http://kukmor-rt.ru

Рафил Хәлимовның әнисе, якыннары «Интертат»ка газизләре турында иң җылы истәлекләре белән уртаклашты. Аларның һәммәсенең сүзендә Рафилнең Ватанына чын тугры егет булуы турындагы фикер ярылып ята иде.

«Иптәшләренә бик рәхмәтле мин, әле дә ярый гәүдәсен кайтардылар»

Ильмира ханым Хәлимова улының, армия сафларында хезмәт итеп кайткач та, инде 6 ел тирәсе контракт белән хәрби хезмәттә булганын әйтте.

– Самарада хезмәт итте, аннан кайткач, контракт төзеде. Башта Казан тимер юлында хәрби частьта эшләде, аннан Керчьта хезмәт итте. Анда контракты бетеп, Украинага керде, 3 ай шунда булып кайтты. Контракт вакыты чыккач, Казанга кайтты. Аннары «спецназ»га керде, яңадан контракт төзеде. «Язмыйсыңмы әллә» дип тә караган идек, «юк, минем эшем шул» диде. «Миңа шушы кирәк», диде.

Спецназга урнашып, озак та тормады, аны 11 сентябрьдә Украинага алып киттеләр. Эшен бик яратты инде. Бер кайткач та, «иптәшләрем шунда калды бит», дия иде. Без, ул киткәч, аның белән элемтәгә чыга алмадык диярлек. 23 сентябрьдә чыгып карады ул, «әни, элемтә начар» дип кенә әйтте. Мин Кукмарада идем, «кайткач шалтыратырмын, улым» дип яздым да, шуннан сөйләшеп булмады. Кайда гына булса да, «әни, барысы да яхшы, барысы да яхшы булыр, минем өчен кайгырмагыз» дип, гел шул сүзләрне әйтте. Сеңелкәшемә әйткән инде «без сакламыйча, илне кем сакласын» дип.

Үлеме турында хәбәрне 16 октябрьдә алдык. Шул көнне иртән үлгән, диделәр. Якшәмбе иде ул, иртүк, күңелем әллә нәрсә сизгәндәй, бик кайгырдым, эчем пошты, бик каты калтыратты, йөрәк урында түгел иде. «Улым, абыең турында берәр нәрсә белешеп карамыйсыңмы соң?» – дип, кече улыма да әйттем. Шуннан белешә торгач, улым абыйсының үлгәнен кайтып әйтте. Снаряд кыйпылчыгы белән бик каты яраланып, яу кырында ук үлгән. Үлгән урыны – Харьков өлкәсе Ягодная авылы, диделәр.

Фото: © http://kukmor-rt.ru

Иптәшләренә бик рәхмәтле мин, әле дә ярый гәүдәсен кайтардылар. Ул егетләр белән күрешкән юк, ләкин аларга улымны калдырмаганнарына рәхмәтемне әйтәсем килә. Табутта кайтмавы да әйбәт булды. «Ничек алып кайтасы сезгә», – дип, үзләре сорадылар. Мөселманча төреп җибәргәннәр иде, йөзен дә ачып күрсәттеләр, мөселманча җирләдек. Кеше бик күп иде, хөрмәтләгәннәр улымны. Бар кешегә дә рәхмәтемне белдерәм, – дип сөйләде Ильмира апа.

«Әни, барысы да яхшы булыр», – диде. Булмады инде...

Рафил мәктәптә «4»кә-«5»кә генә укыган, яшь армеецларның «Витязьлар» командасына йөргән. Әнисе сүзләренчә, Казанга барып, ярышларда алдынгы урыннарны да яулап йөргәннәр. Хәрби булу хыялына шул вакыттан ук орлык салынган, күрәсең.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 11 классны тәмамлагач, «хәрби өлкәгә барыйм әле» дип рөхсәт сорады – рөхсәт бирмәдек. Барыбер үз юлын сайлады. Кечкенәдән тартылган инде ул шушы өлкәгә. Мәктәптән соң энергоуниверситетка кергән иде, «армиягә барам» диде дә, китте.

Гаилә кору хыялы да бар иде. Йөргән кызына да «менә кайтам, Аллаһ боерса, өйләнешәбез, фатирлар алырбыз» дигән булган. Хыялланып яшәде инде, «әни, барысы да яхшы булыр», диде. Булмады инде... – дип, шушы урынга кадәр еламыйча, сабыр, тотрыклы тавыш белән сөйләгән, батыр лачынын югалткан ана күз яшьләренә ирек бирде.

Фото: © Рафил Хәлимовның якыннарының шәхси архивыннан

Гәүдәсен алып чыккан малай да энесенә: «Шулкадәр акыллы иде, әниең ничек шулай тәрбияләде икән аны?» – дип сөйләгән

Ильмира апаның бертуган сеңелкәше Лилия Исламова да Рафилнең үз Ватанының чын патриоты булуына басым ясады.

– Улым белән 1995 елда февральдә туып, бергә уйнап үскән малайлар алар. Бер класста укыдылар. 5 кыз туган без, барыбызның балалары бердәм булды. Мәктәптә «Витязьлар» командасына йөрделәр, Казанга барып чыгыш ясадылар. Хәрби юнәлешне бик яратты. Минем малай техникумнан соң армиягә киткәч, аның да барасы килде. 

Дәвамын укыгыз : https://intertat.tatar/news/iptaslarena-bik-raxmatlemen-ale-da-yaryi-gaudasen-kaitardylar-kukmaranyn-5855983

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре