Алимент түләмәгән өчен җәза бирелде
Арча район суды 2024 елның 31 маенда алиментлар түләмәү турындагы чираттагы җинаять эшләре буенча хөкем карарлары чыгарды.
Арча шәһәрендә яшәүче “С“ һәм “Х“ суд карарын үтәмичә балигъ булмаган балалары өчен алиментлар түләмиләр. Алар икесе дә элегрәк РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35.1нче маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылганнар, мәҗбүри эш билгеләнгән булган. Әмма алар тиешле нәтиҗә ясамый, алиментларын түләмиләр.
Суд аларның икесен дә РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсенең 1нче өлешендә күздә тотылган җинаятьне ясауда – суд карарын үтәмичә сәбәпсез алимент түләмәүдә гаепле дип тапты һәм 6 айга дәүләт файдасына хезмәт хакларының 10 процентын тотып, төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Р.Кәримов,
Арча районы прокуроры, юстиция киңәшчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев