Әнвәр Нургалиевның узган ел борынына ясаткан операциясе уңышсыз чыккан.
Операцияне тагын бер тапкыр кабатларга туры килгән. Җырчы күп еллардан бирле гайморит белән интегә икән. «Дуслар, мин өйдә. Кайбер кешеләр мине йөздәге җыерчыкларны тарттырам (подтяжка лица) дип уйлаганнар. Үләм хәзер. Юк, борынга операция ясаттым. Узган елны ясатканы уңышлы чыкмады. Бүген төш вакытында чыгардылар. Әлегә хәл юк. Тик өйнең стеналары да дәвалый бит», – дип сөйләгән ул. Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=44811
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев