Әнвәр Нургалиевның туганы үлемендә гаепле булган кешегә нинди җәза бирелгән?
Башкортстанның Чишмә районы суды анда танылган җырчы Әнвәр Нургалиевның сеңлесе Диана Сәфәрова һәлак булган авариядә гаепле кешегә хөкем карары чыгарды.
Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, фаҗига 2023 елның 9 май төнендә Башкортстанның Чишмә бистәсендә Революцион урамында килеп чыккан иде. Гаепләнүченең «Тойота Камри» машинасына исерек хәлдә утыруы ачыкланган. Ул Чишмә бистәсендәге Революцион урамында зур тизлектә барган һәм узып барганда ян интервалын сакламаган. Бу 32 яшьлек Диана йөрткән «Хонда Цивик» машинасының баганага бәрелүенә китергән. Хатын-кыз шунда ук үлгән. Авариядә гаепле дип саналган ир кеше каза урыныннан качып киткән.
Диана Сәфәрова Чишмәдә яшәгән, Әнвәр Нургалиевның апасының кызы, Башкортстандагы танылган блогер. Ул дөрес туклану һәм гаилә тормышы, юморга багышланган сәхифә алып бара иде. Кызы Аишәне, ике игезәк уллары Сәлмән белән Сәидне тәрбияләгән. Хәзер балаларны Диананың әти-әнисе тәрбияли. Әбиләренең энесе, популяр җырчы Әнвәр Нургалиев та даими ярдәм итә.
Аварияне тикшерү барышында гаепләнүченең исерек килеш руль артына утыруы ачыкланган. Ул зур тизлектә барган һәм дистанцияне сакламаган. Бу Диана йөрткән «Хонда Цивик»ның баганага килеп бәрелүенә сәбәп булган.
Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, әлеге ирне гаепле дип тапканнар һәм 7 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгәннәр. Әлеге вакытны ул колония-поселениедә үткәрәчәк, моннан тыш 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Мораль зыянны компенсацияләү сыйфатында зыян күрүчеләргә 5 млн сум түләргә тиеш булачак. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Фотолар: Башинформ сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев