erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Апрельдән социаль пенсияләрне 14,75 процентка индексацияләячәкләр

Узган елда россиялеләрнең социаль пенсияләре 7,5 процентка индексацияләнгән иде

Агымдагы елның 1 апреленнән Россиядә социаль пенсияләр 14,75 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта журналистларга РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

Хезмәт министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, социаль пенсияләр ел саен 1 апрельдә индексацияләнә. Бу чара 4,2 миллион кешенең керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте ул.

«2025 елда индексацияләү өчен федераль бюджетта барлыгы 85 миллиард сум каралган», - дип өстәде Котяков.

Гыйнварда россиялеләрнең иминият пенсияләре 7,3 процентка индексацияләнде. Февральдә, 2024 елдагы инфляцияне исәпкә алып, пенсия түләүләрен тагын 9,5 процентка кадәр индексацияләделәр. Шулай ук картлык буенча пенсия алучылар гыйнвар ае өчен өстәмә түләү алырга тиеш.

Узган елда россиялеләрнең социаль пенсияләре 7,5 процентка индексацияләнгән иде.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев