Арча районында авария: кеше гомере өзелгән
Кичә Арча районында кеше гомерен өзгән авария булды.
ТР Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Иж автомобилен йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламаган, начар һава шартларын исәпкә алмаган һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыккан, анда Daewoo белән бәрелешкән.
Кызганычка каршы, чит ил машинасы пассажирларының берсе һәлакәт урынында үлгән. Артта хәрәкәт итүче машинаның Видеорегистраторы язмасында автомобильнең кар боткасы белән капланган юлда идарәсен югалтуы һәм каршы як полосага шуып чыгуы күренә, бу үлемгә китергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев