erid:2VtzquqpS7d
Арча районындагы юл һәлакәте үлемгә китергән
Яңалыклар

Арча районындагы юл һәлакәте үлемгә китергән

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

24 августта 18.35 сәгать тирәсендә Арча - Марий Эл чиге (Арча районы) авто юлының 9 чакрымында (Бирәзәбаш турысы) 1979 елгы Hyundai Solaris автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, тизлекне арттырган,юл-һава шартларын исәпкә алмыйча каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм Opel автомобиле белән бәрелешкән.

Автомобильләр икесе дә юл кырыена төшеп киткән. Һәлакәт нәтиҗәсендә Hyundai Solaris автомобиленең 1955 елгы пассажиры алган җәрәхәтләрдән вафат була. Hyundai Solaris автомобилен йөртүче һәм аның 10 яшьлек пассажиры зыян күргән.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Мәгълүмат Арча районы ГАИ бүлегенең телеграм каналыннан алынды.


Нет комментариев