erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Арчаның Казансу аша җәяүлеләр күпере архитектура премиясе җиңүчесе булды

Арчаның Казансу аша күпере АРХИWOOD 2023 гомумроссия премиясе җиңүчесе булган. Агачтан төзелгән иң яхшы архитектура корылмасы буларак, ул «Кече объект» номинациясендә җиңү яулаган. Арчадагы күпер җиңсен өчен халык тавыш биргән.

Казансу аша күперне «ТатАр риваятьләре — шәһәргә Коммуна урамы буйлап иске юл белән» проекты буенча торгызганнар. Авторлары Арчаның үз йөзен саклап калырга һәм аны заманча мәдәнияттә һәм архитектура карарларында чагылдырырга ярдәм итү бурычын куйган.

2021 елда бу инициатива Бөтенроссия конкурсының кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча иң яхшы проекты җиңүчесе була. Республикадан бәйгегә гаризаларны Татарстан шәһәрләрен үстерү институты җибәрә.

«М2М3» архитектура бюросы кечкенә шәһәрнең үзенчәлеген сакларга тырышкан — яңа күпер моңа кадәр булган һәм XIX гасырда төзелгәненә охшаш, дип билгеләп үтә Татарстан Парклары һәм скверлары дирекциясе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

АРХИWOOD — агачтан ясалган иң яхшы архитектура корылмасы өчен гомумроссия премиясе. Ул ел саен бирелә. Быел бәйге 203 гариза җыйган. Аларның 65е генә беренчел кыска исемлеккә кергән.

Кече шәһәрләрнең Бөтенроссия конкурсында җиңгән проектларны гамәлгә ашыру «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы ярдәмендә башкарыла. Программа «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты составына кергән. Башка милли проектлар кебек үк, ул да Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.

Чыганак (+фото): Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев