erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашытбаштан Рәис Шәкүров яңгырларның кайчан туктаячагын әйтте

Бу яңгырлар тиз генә туктарга җыенмый икән әле. 21 августка кадәр явачак.

6 сентябрьгә кадәр аяз булачак та, аннан тагын көн аралаш яңгыр күрсәтә, ди Арча  районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров.
Көндәлек һава торышын язып барган дәфтәренә гыйнварның 21еннән башлап 21 февральгә кадәр көн дә кар яуганын теркәп куйган ул. 

– Авыл хуҗалыгы өчен бик үк әйбәт түгел әле бу яңгырлар, – дип борчылып әйтеп куйды Рәис абый. – 21енә кадәр явып торса, урылмаган арыш үзеннән-үзе башыннан яшелләнеп үсә башлый да яраксызга әйләнә. Булган уңышны җыеп алу авыр булачак быел. 1978 елда шундый хәл кабатланды. Егылган ашлыклар шул килеш калды. Егылмаганнарын катыргач суктырып алдылар. Чапкан печәннәр покосы-покосы белән калды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә менә азык чөгендере, кукуруз, көнбагышларга яңгыр файдага гына. Тик бу кадәр күп яуган яңгырлардан соң бәрәңгеләрдә фитофтора барлыкка килү куркынычы барлыгын да кисәтте ул.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/xalyk-sinoptigy-iangyrlarnyn-kaican-tuktaiacagyn-aitte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев