erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Атна ахырына Татарстанда аномаль эсселекне чагыштырмача салкынча һава торышы алыштырачак

Татарстанда бу атна ахырына аномаль эсселектән соң температураның түбәнәю көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең фаразында шулай диелә.

Иртәгә, 22 апрельдә, төнлә һәм көннең беренче яртысында явым-төшем ихтималы аз. Көннең икенче яртысында һәм кичен, атмосфера фронты якын булу сәбәпле, республиканың көнбатышында урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр явачак. Көндез шулай ук көчле җил булуы, аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. Һава температурасы төнлә +8..+13 градус, көндез +23..+28 градус тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе, 23 апрельдә, төбәк контраст атмосфера фронты йогынтысы зонасында булачак. Төнлә +4..+9 градус булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +15..+20 градус, ә көньякта һәм көнчыгышта +26 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.

Пәнҗешәмбе, 24 апрельдә, Татарстанда һава торышы тотрыксыз кала, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +5..+10 градус, көндез исә +22..+27 градус тәшкил итәр дип көтелә.

Шуннан соң Татарстан территориясенә салкынча һава массалары йогынты ясый башлаячак. Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 25 һәм 26 апрельдә, республика буйлап атмосфера фронтлары узганда кыска вакытлы яңгыр яварга, урыны белән яшен булырга мөмкин. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +15..+20 градустан да югары күтәрелмәячәк.

ЧЫганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев