erid:2VtzquqpS7d
Автоцистерна юганда һәлак була
Яңалыклар

Автоцистерна юганда һәлак була

Балтач районы кешесе автоцистернаны юганда һәлак була. Иптәше кискен агулану белән хастаханәгә озатылган.

12 февраль төнендә Балтачның Тула урамындагы автомойкада ике ир-ат куркыныч йөкләр цистернаны эчтән юа. Эчтә булганда, алар аңнарын югалтталар.

Янгын сүндерүчеләр беренче ярдәм күрсәтеп, аларны тышка чыгара.

1984 елгы ир-ат урынында үк үлгән, аның 1989 елгы иптәше кискен агулану белән хастаханәгә озатылган.

 https://baltaci.ru/news/yuhidi-h%D3%99b%D3%99r-it%D3%99/baltac-raiony-kesese-avtocisternany-iuganda-halak-bula


Нет комментариев