erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Авыл халкына уңайлыклар арта: автолавкалар һәм мобиль банк офислары бер график буенча эшләячәк

«Татпотребсоюз» белән Сбербанк күчмә хезмәтләрнең эшен берләштереп оештыру турында килеште.

Татарстан авылларында яшәүчеләр көндәлек кирәк-яраклар сатып алу һәм банк хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген хәзер тагын да уңайлырак шартларда алачак. «Татпотребсоюз» һәм Сбербанк күчмә сәүдә нокталары белән мобиль офисларның эш графикларын үзара туры китерү турында карар кабул иткән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге башлангыч авыл халкына бер килүдә үк берничә мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Автолавка килгән көнне шул ук торак пунктта Сбербанкның мобиль офисы да эшләячәк. Нәтиҗәдә, кешеләр азык-төлек һәм көнкүреш товарлары сатып алу белән беррәттән, банк хезмәтләреннән дә файдалана алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев