erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачыга табигый ярдәмчеләр

Яз көне гөлләрне үрчетү өчен менә дигән вакыт. Яраннарның яшь тармакларын хәзер тамырландырып, җәй башында бакчага чыгарып утыртырга була.

Инде үсеп, ныгып килгән петунияләрнең дә өзеп алган янтармакларыннан яңа үсентеләр үстерергә мөмкин. Яшь тармаклар тизрәк тамырлансын өчен бакчачылык кибетләрендә нинди генә препаратлар сатылмый. Ләкин нәкъ менә сиңа кирәккәндә алар булмаска да мөмкин. Бу очракта кул астындагы чаралар ярдәмгә килә.

 

Бал
1 литр суга 1 чәй кашыгы бал салып, тамырландырасы сабакларны шушы  суда 18–24 сәгать тотабыз. Аннары сабак очларын чиста су белән чайкап, туфракка яки савыттагы суга утыртабыз. 

Тал чыбыгы
Берничә тал чыбыгын (верба) бер атна сулы савытка утыртып торабыз. Бер атна узгач, чыбыкларны алып, шушы суга тамырланасы сабакларны утыртабыз. Тамырлары күренә башлагач, туфракка күчерәбез. 

Алоэ
1 литр суга 5-7 тамчы алоэ суты тамызабыз. Тамырландырасы үсемлекләрне 18–24 сәгать алоэлы суда тотып, алдан әзерләнгән туфракка утыртабыз. Алоэлы суны да ташламыйбыз, аларны үсемлекләргә сибәргә була. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Йомырка агы
1 йомырка агын 1 стакан җылы суга салып, бер атна тотабыз (исе бераз бар инде).  Бер атнадан йомырка агы салынган суны 1:2 нисбәтеннән чиста суга кушып (50 мл йомыркалы су, 100 мг чиста су), тамырландырыр өчен туфракка батырган үсемлекләргә сибәбез. Бу чара инде корып барган үсемлекләрне дә яшәртеп җибәрергә сәләтле –  өч тапкыр сипкәч, алар могҗизалы төстә тереләләр. 

Бәрәңге
Бәрәңгене бөтенләй үк кисеп чыгармыйча урталай ярып, шунда тамырландырасы сабакларны кыстырып куябыз. 2-3 атнадан сабак очларында нык, юан тамырлар пәйда була. Бәрәңге кипмәсен өчен, аны целлофан капка тыгып куярга кирәк. 

Көл
1 литр суга 1 аш кашыгы утын көле алына. Тамырланырга тиешле сабакларны бер тәүлек шушы суга тыгып торабыз. Бер тәүлектән алып, туфракка яки чиста суга утыртабыз. 

Суган кабыгы
100 г суган кабыгын 1 литр кайнар суга салып, 2 тәүлек төнәтәбез. 1 өлеш  төнәтмәгә 3 өлеш чиста су кушып, тамырландырыр өчен, туфракка төрткән яшь тармакларга, яңа гына күчереп утырткан үсемлекләргә сибәбез. 
 
Кычыткан
100 г яңа гына өзгән кычыткан яфраклары өстенә 1 литр су салып, бер атна төнәтәбез (исе зәһәр!). Утыртасы тармакларны, чәчәсе орлыкларны шушы төнәтмәдә 12 сәгать тотканнан соң кирәкле урынга утыртабыз яки чәчәбез. 

Чыганак: https://syuyumbike.ru/news/bakcha/bakcacyga-tabigyi-iardamcelar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X