erid:2VtzquqpS7d
Баулыда янгында әтисе һәм кечкенә улы һәлак булган
Яңалыклар

Баулыда янгында әтисе һәм кечкенә улы һәлак булган

Кичә кич Баулының Сәйдәшев урамындагы йортларның берсендәге фатирда янгын чыккан. Биредә 50 яшьлек ир-ат белән аның 4 яшьлек улы үлгән ("Ватаным Татарстан").

 

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте.

Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең берничә сәбәбен, шул исәптә электр приборларының ватык булуы турында версияне дә тикшерә.

 

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев