15-21 гыйнвар атнасында Татарстанда тавык йомыркасы 0,94 процентка арзанайган.
Дистәсенең бәясе 130,01 сумнан 128,77 сумга кадәр төшкән. Шул ук вакытта республикада яшелчәләргә бәя арту дәвам итә. Әйтик, кыярның килограммы 10 сумга диярлек кыйбатланган — 236,53 сумга, яки 4,47 процентка. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең территориаль органы (Татарстанстат) хәбәр итә.
Шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясеннән кәбестә кыйммәтләнгән — +4,84 процентка яки 29,51 сумга кадәр. Банан, помидор, чөгендер, суган, бәрәңгегә бәя 2 процентка кадәр арткан.
Ит продукциясеннән дуңгыз, тавык ите, сосиска һәм сарделька, ярым пешкән колбаса, бүлгәләнмәгән балыкка бәяләр төшкән, ә сыер ите һәм пешкән колбасага арткан.
Чыганак: Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев