«Бер фатир аласың, җидегә кебек түлисең»: Казанда ипотека өчен күпме түләргә туры килә ( «Интертат» )
Экспертлар, ипотека ставкалары 2025 ел ахырына гына төшә башлар, дип фаразлый
Банкларда ипотека ставкалары еллык 24тән 29,7 процентка кадәр тәшкил итә. Казанда фатир сатып алу күпмегә төшә, 10 яки 30 елга кредит алсак, артык түләү күпме булачак? Торак өчен кемнәр артык түләргә әзер, һәм ипотека хуплансын өчен кешенең кереме нинди булырга тиеш?
Ипотека буенча ставкалар 30 процентка җитте
Беренчел торакка ипотека буенча уртача ставка, торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы (ЕИСЖС) мәгълүматларына караганда, гыйнварда 28,9 процент тәшкил итә, ә икенчел торакка – 29,3 процент. Гомумән алганда исә ставкалар 24 проценттан башлана һәм 29,7 процентка кадәр җитә. Ставкалар күп факторларга бәйле: конкрет банк сәясәте, беренчел кертем һәм башкалар.

Фото: © наш.дом.рф
«Безнең күзәтүләр буенча, түбән ставкалар чорында базар ипотекасын җәлеп итеп төзелгән килешүләр саны 40-50 процент тәшкил итә иде. Бүген 10 проценттан артмый. Шунысын да ачыклап үтәргә кирәк, түбән ставкалар – еллык 13-14 процентка кадәр, алар – инфляцияне исәпкә алып күчемсез милек сатып алу өчен шактый лояль», – дип сөйләде «Татар-информ»га риелторлар гильдиясе вице-президенты, «Премьер-күчемсез милек» компаниясе директоры Руслан Садреев.
Тулырак "Интертат"та
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев